«Кайгырту» приютында истәлекле чаралар уздырылды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

22 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Марина Сагидуллина һәм Венера Халикова Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Аларның максаты – балаларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәм исән калган ветераннарга рәхмәт хисе тәрбияләү.

Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәгълүмати-патриотик стенгазета чыгардылар, видеоролик карадылар, ә аннан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Шулай ук балалар «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар һәм обелискка чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International