«Умырзая» тернәкләндерү үзәге «Хәтер шәме» акциясенә кушылды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт алучылар өчен «Башта сугыш иде... Җиңү соңыннан килде...» дигән чара үткәрелде.

Балаларга совет солдатларының Бөек Ватан сугышы елларында батырлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучылар сугыш еллары җырларын һәм шигырьләрен башкардылар, сугыш чоры балалары турында презентация карадылар.

Чара ахырында обелиск янында катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватанны саклаучыларны искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International