Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәреш җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина «Апуш» балалар китапханәсенә экскурсия оештырды. Әлеге чарада закон белән каршылыклары булган дүрт яшүсмер һәм риск төркеме балалары катнашты.
Музейга бару Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Балаларны сугыш геройлары турында китап экспозициясе белән таныштырдылар, аларга «Сугыш урлаган балачак» дигән видеоролик күрсәттеләр. Балалар фашистларның явызлыгына шаккаттылар һәм үз геройлары өчен горурлык хисе тойдылар.
Йомгаклау өлешендә балалар Хәтер һәм кайгы көненең илебез тарихында иң кайгылы һәм фаҗигале даталарның берсе булуы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.