«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә патриотик юнәлештәге чара узды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан 22 июнь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Л. В. Жаворонкова танып-белү чарасы үткәрде.

Балалар игътибарына Бөек Ватан сугышы турында презентация тәкъдим ителде. Балалар ир-егетләр белән беррәттән илебезне фашистлардан картлар, хатын-кызлар һәм балалар да саклавын белделәр.

Презентациядән соң тәрбияче тарафыннан уен-викторина оештырылды. Балалар ил тарихының Бөек Ватан сугышы чорын яхшы белүләрен күрсәттеләр, сугыш геройлары, герой-шәһәрләр турындагы сорауларга дөрес җаваплар бирделәр. Балалар ул вакытта язылган җырларның исемнәрен искә төшереп кенә калмадылар, аларны башкардылар да.

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International