Казанда мәктәп укучылары өчен түләүле стажировкалар сервисы эшли башлады

2021 елның 22 июне, сишәмбе

«Игелекле эшләр» Хәйрия фонды «Үзең эшләп тап» («Заработай сам») дигән яңа проект башлап җибәрде. Бу – яшүсмерләр өчен профессиональ пробалар сервисы, анда тәҗрибәле остазлар белән бергә балалар проектларны тормышка ашырып, моның өчен акча алачак.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр чакырыла. Проектлар юнәлешләре кирәкле белгечлекләрдән торачак: дизайнерлар, режиссерлар, операторлар, алып баручылар, смм-менеджерлар һ. б.

«Төп геройлары яшүсмерләр булган яңалыкларны без көннән-көн ешрак күрәбез, әмма аларның гамәлләре анда бер дә геройларча түгел. Шуңа күрә без балаларның ярлылыгын профилактикалау һәм яшүсмерләр аудиториясен актив һөнәри эшчәнлеккә кертү моделен эшләү буенча масштаблы эш башларга чакырабыз. «Игелекле эшләр» фонды һөнәри остазлык һәм һөнәри пробалар проектын тәкъдим итә. Бу гаилә һәм балаларга ярдәм итү системасының гамәлдәге инструментларының берсе буларак 14 яшьтән өлкәнрәк үсмерләрнең мәшгульлегенең тулы циклы сервисын булдыру һәм гамәлгә кертү», – дип белдерде фонд җитәкчесе Алия Байназарова.

Гаризаларны карау һәм җавап бирү вакыты – 28-29 июньгә кадәр. Стажировкаларны ачу – 1 июльдә.

Барлык актуаль мәгълүмат инстаграм-профильдә урнаштырылган: https://www.instagram.com/zarabotai.sam_kzn.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 246-20-55.

E-mail: fund.blagie.dela@gmail.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International