21 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй узды, анда мөмкинлекләре чикле 68 кеше катнашты. Чараны «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый инвалидлар оешмасы оештырды.
Сабантуй традициясе буенча тернәкләнүчеләр төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле медальләр, дипломнар белән бүләкләделәр, барлык катнашучыларга призлар тапшырылды.
Шулай ук чарада Баулы шәһәреннән кунаклар катнашты – Марат Ильясов җитәкчелегендә Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Мин булдырам» сәламәтләндерү үзәге. Алар сәламәтлекне торгызу өчен уникаль аппаратлар алып килгән иде. Бу тренажерларда «Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре бик теләп ярыштылар.
«Спорт хәрәкәте» оешмасы рәисе Әсхәт Галиев «Изгелек» үзәге җитәкчелегенә, «Үз-үземә ышанам» проекты соавторы һәм шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлевка, «ТатПрофРесурс» ҖЧҖ персонал буенча директоры Илнур Сәмигуллинга һәм хәйрия бәйрәменең барлык партнерларына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук төзелүче инклюзив шәһәрчек проектын тәкъдир итте, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бакчачылык хуҗалыгына һәм компьютер грамоталылыгына өйрәнә алачак, бу аларга киләчәктә эшкә урнашуда яки эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруда ярдәм итәчәк.
