Буа интернат-йорты карамагындагылар «Хәтер шәме» акциясендә катнаштылар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Алар Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнарга, тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына карата хөрмәт күрсәттеләр.

Бу истәлекле көнне учреждениедә хәрби җырлар һәм шигырьләр яңгырады, интернат-йорт хезмәткәрләре һәм хезмәт алучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм хәтер шәмнәрен кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International