«Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең торак урыннарын карап чыктылар. Күчмә чараларның максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерү.
Бүлек белгечләре белән берлектә гаиләләрне янгын сагы һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре дә йөреп чыктылар. Рейд барышында белгечләр ата-аналар һәм балалар белән көнкүрештә, суда, җәйге каникуллар вакытында урамда куркынычсызлык чараларын үтәү буенча әңгәмәләр үткәрделәр. Шулай ук автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеге, электр үткәргечләрнең торышы тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.