Зәйдә социаль хезмәт алучылар мини-фермада булып кайттылар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында тематик чараларда һәм акцияләрдә актив катнашалар.

Балаларны хезмәткә һәм спортка җәлеп итү максатыннан учреждениедә яңа эш формасын керткәннәр – өй терлекләре үрчетү буенча гаилә мини-фермасына бару. Психолог һәм социаль педагог белән ышанычлы әңгәмә вакытында социаль хезмәт алучылар хайваннарны тотып карап була торган зоопаркка бару хыялы белән уртаклашканнар. Зәйдә мондый зоопарк юк, әмма социаль хезмәт алучылар арасында йорт хайваннары үрчетүче гаилә бар. Алар балаларны кунакка чакырдылар да инде.

Балалар хайваннарны бик теләп ашаттылар, үлән һәм суга бардылар, җимлекләрне чистартуда булыштылар. Кунакчыл хуҗалар балаларга бу хайваннарны үрчетү өчен бик күп көч һәм сәламәтлек кирәклеге турында сөйләделәр, ә моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Экскурсия балаларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International