Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, волонтерлар һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә, «Милли костюм колориты» дигән темага аралашу сәгате уздырдылар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар Федоровка һәм Кузьминовка авылларында узды.
Социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарның өйләрендә чуаш һәм керәшен милли киемнәре тарихы турында сөйләштеләр. Чарада катнашучыларның берсе, тыл хезмәтчәне, костюм тегү тарихы, көндәлек һәм бәйрәм киемнәре үзенчәлекләре, милли киемнәрне бизәүче зәркән эшләнмәләре турында сөйләде. Волонтерлар бик теләп милли костюмнарны киеп карадылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Мондый чаралар төрле халыкларның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уята һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыра.