18 июнь көнне Арча муниципаль районының «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен татар халкының традицион бәйрәме – Сабантуй оештырылды.
Чара бәйрәмнең килеп чыгу тарихына кыскача экскур белән башланып китте. Аннан соң төрле яшьтәге социаль хезмәт алучылар традицион уеннар уйнадылар, дәртле җырлар һәм күңелле биюләр башкардылар. Сабантуйда катнашучыларның сүзләренә караганда, бәйрәм барысына да күтәренке һәм яхшы кәеф бүләк итте.