Татарстан Республикасында «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы дәвам итә. Айлык чаралары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова «Наркотиклар – упкынга юл» дигән акция үткәрде. Чара 10 нчы социаль участокта узды.
Чараның мәгълүмати өлешендә белгеч үзәк каршындагы җәйге лагерьга йөрүче балаларга тыелган наркотик матдәләрнең кеше сәламәтлегенә һәм аның социаль иминлегенә тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Шулай ук балаларга хәмер һәм тәмәке куллануның нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Шуннан соң белгеч һәм балалар шәһәр паркына чыктылар, үтеп баручылар белән аралаштылар. Алар түбәнкамалыларның игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итәргә тырыштылар, тыелган матдәләр куллану юлына басмаска өндәделәр.
Акция барышында ата-аналарга наркотик матдәләрнең зыяны турында белешмәлекләр таратылды һәм балалар белән нинди дә булса матдәне татып карарга тәкъдим ителгән очракта куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшергә киңәш бирелде. Яшүсмерләр исә «Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар» дигән белешмәлек алдылар, анда авыр тормыш хәлендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кайнар линия телефон номерлары язылган.