Авиатөзелеш районында балалар өчен әдәби бәйрәм уздырдылар

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы көннәрдә Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үзәк балалар китапханәсе һәм «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен әдәби бәйрәм оештырдылар.

Китапханә хезмәткәрләре балаларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Авторның әкиятләрен күп кенә балалар бик яхшы белә, шуңа күрә алар бик теләп тематик викторинада катнаштылар һәм милли мәдәният, халык иҗаты һәм татар милли ашлары өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Викторинаны уңышлы узган өчен барлык катнашучылар да сувенирлар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

Китапханәдән китәр алдыннан балалар һәм ата-аналар китапханәчедән учреждениенең эш режимы һәм китаплардан һәм уку залыннан файдалану кагыйдәләре турында белештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International