«Веста» үзәге белгече яшүсмерләргә тере аралашу өстенлекләре турында сөйләде

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

17 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Әйдәгез аралашыйк» дип исемләнгән дәресләр циклы кысаларында төркемле профилактик дәрес үткәрде. Чараның максатлары балигъ булмаганнарны реаль тормышта аралашуга мотивацияләү һәм интернет-бәйлелекне профилактикалау иде.

Дәрестә катнашучылар кәефне күтәрергә һәм иҗади фикерләүне активлаштырырга ярдәм иткән берничә күнегү ясадылар. «Интернет-киңлектә булуның уңай һәм тискәре яклары» дип аталган төркемле дискуссия вакытында балалар Интернет һәрвакытта да файдалы түгел, ә шәхси аралашу виртуаль аралашудан күпкә рәхәтрәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International