17 нче июнь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча чираттагы эшсезләр төркеме парта артына утырды. «РАРК» АКБО филиалы базасында алар «Персонал буенча менеджер» программасы буенча укыту курсы узачак.
Укуларга эшсез гражданнар арасыннан 11 кеше кереште. Уку дәвамында тыңлаучылар хезмәт законнарын, эшлекле аралашу нигезләрен өйрәнәчәкләр, документлар белән эшләү, хезмәт килешүләре, контрактлар төзү һәм рәсмиләштерү күнекмәләрен алачаклар. Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, курс тыңлаучыларына билгеләнгән үрнәктәге документ биреләчәк.