2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында Чистай психоневрология интернатында ГТО фестивале узды.
Барлык теләүче социаль хезмәт алучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен нормаларын тапшырдылар. Программа түбәндәге сынаулардан торды: урыннан озынлыкка сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү, 30 метрга йөгерү, туры аяклар белән идәндә утырган җирдән алга таба тартылу. Бу тестлар ГТО комплексының аерымлык билгесен алу өчен мәҗбүри.