Чистай психоневрология интернаты адаптив өстәл уеннарын популярлаштыра

2021 елның 18 июне, җомга

Чистай психоневрология интернатының физик культура буенча инструкторы Лариса Исаичева «Татнефть» ГАҖнең грантына ия булды. Аның проекты «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә уңышлы дип табылды.

Шашка һәм шахмат иң киң таралган өстәл уеннары дип санала. Ләкин һәр кеше, бигрәк тә интеллектуаль үсештәге җитешсезлекләре булган затлар, бу уеннарны аңларга һәм үзләштерергә сәләтле түгел. Мондый категория гражданнар өчен заманча адаптив өстәл уеннары бар.

Проектның максаты – психологик яктан тайпылышлары булган кешеләрне өстәл спорт уеннары аша даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Грант акчасына учреждениедә джакколо, кульбутто һәм корнхол өстәл адаптив уеннары сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International