Минзәлә интернат-йортында яшәүче әбине юбилее белән котладылар

2021 елның 18 июне, җомга

17 июнь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Нурдидә Сираҗетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Неля Бикеева һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова килделәр. Алар Нурдидә әбигә Россия Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хаты, шулай ук район башлыгы А. Ф. Сәлахов исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International