Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 17 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сагидуллина балалар белән «Үз эмоцияләрең белән идарә итәргә өйрән» дигән әңгәмә үткәрде. Чараның максаты – приютта тәрбияләнүчеләрне төп эмоцияләр белән таныштыру, аларны үзләренең эмоциональ хәле белән идарә итәргә өйрәтү.
Балаларга «Хисләрне танып бел», «Тылсымлы игелек чәчәге», «Янган шәм» уеннары тәкъдим ителде. Балалар тискәре һәм уңай эмоцияләрне билгеләргә һәм алар белән эш итәргә өйрәнделәр. Дәрестә катнашучылар үз хисләреңне контрольдә тота белү – бик мөһим күнекмә икәнен аңладылар, бу озак еллар сәламәт булып калырга теләгән һәркем өчен үзенә күрә «куркынычсызлык техникасы».