Чәршәмбе, 16 июнь көнне, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иртәдән музыка уйнады – учреждениедә Сабантуй узды.
Бәйрәм программасы төрле конкурслар, биюләр һәм башка күңел ачулардан торды. Интернат-йорт директоры Рәзинә Хисаметдинова социаль хезмәтләр алучыларны бәйрәм белән шәхсән үзе котлады һәм аларга рухи көч, сәламәтлек һәм оптимизм теләде. Чараның иң актив катнашучылары мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Сабантуй барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
