Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр баш мие эшчәнлеген яхшырту программасы буенча курс уза.
Стимуляцияләү программасы баш миен, шул исәптән аның югары психик функцияләрне формалаштыру өчен җавап бирүче участокларын үстерергә мөмкинлек бирүче махсус күнегүләр комплексы булып тора.
«Уңайлы мохит» программасы буенча тернәкләндерү үзәге тарафыннан баланслау тактасы сатып алынган, нәкъ менә ул тренировкаларда кулланыла. Баш миен стимуляцияләү программасы күнегүләре дәвалау физкультурасына охшаган. 17 июнь көнне логопед Лемара Ганиева әлеге программа буенча чираттагы индивидуаль дәрес үткәрде. Тернәкләнүче балага баланслау тактасында басып торып, алга туп атарга, тупны нинди санга тидерергә теләгәнен әйтергә һәм шул санны алдагы санга кушарга кирәк иде. Мондый күнегүләр баш миен хис-тойгы органнарыннан алынган мәгълүматны дөрес эшкәртергә өйрәтә, сөйләм, язу һәм уку күнекмәләрен, математик күнекмәләрне, хәтерне яхшырта.
.jpg)