17 июньдә Алабуга шәһәрендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Т. П. Ларионова катнашында милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика һәм район комиссияләренең күчмә утырышы узды.
Тематик түгәрәк өстәл эше кысаларында республикада һәм районда «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Утырышта Алабуга районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Илиза Чернышева чыгыш ясады. Үзенең докладында ул социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү мәсьәләләрен яктыртты.