Чистай Сабантуенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәйданчык эшләде

2021 елның 18 июне, җомга

Узган ял көннәрендә, 12 июньдә, Чистай шәһәрендә һәркем дә яраткан бәйрәм – Сабантуй узды.

Инде икенче ел рәттән бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Добродеево» махсус мәйданчыгы оештырыла. Бу искиткеч чиксез мөмкинлекләр утравы «Чистай» мәдәни үзәге, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, Чистай шәһәренең «ТР Инвалидлар җәмгыяте» оешмасы һәм ишетү буенча инвалидлар башлангыч оешмасының уртак тырышлыгы белән оештырылды.

Мәйданчыкта милли уеннар буенча ярышларда җитезлегеңне, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-классларда иҗади сәләтләреңне күрсәтергә, адаптив өстәл уеннары уйнарга мөмкин иде. «Добродеево»да булган һәркем бәйрәмнән онытылмас тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International