«Астра» тернәкләндерү үзәге Махсус Олимпиада программасын актив куллана

2021 елның 18 июне, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар бүлеге тәрбиячеләре «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән спорт викторинасы уздырдылар. Чара Махсус Олимпиаданың «FIT 5 – яхшы физик форма» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Педагог Юлия Свиньякова балаларга һәвәскәрләр спортының һөнәри спорттан нәрсә белән аерылуы, физик сәламәтлекне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, кроссворд һәм табышмаклар чиштеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,» FIT 5 – яхшы физик форма» программасы тернәкләндерү үзәгендә актив кулланыла, бер генә спорт чарасы да белгечләр киңәшләреннән һәм күнегүләреннән башка узмый. Программа әниләргә һәм әтиләргә организмны дөрес ныгытырга һәм баланың физик сәләтен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International