Яр Чаллыда инвалид балалар өчен зур бәйрәм оештырылды

2021 елның 18 июне, җомга

17 июнь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм узды. Чара «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында «Спорт хәрәкәте» ТР Региональ иҗтимагый инвалидлар оешмасы тарафыннан, «Челнинская газета»ның мәгълүмати ярдәме белән оештырылды.

Балалар бик теләп уеннарда һәм эстафеталарда катнаштылар, аралаштылар. Шулай ук һәр балага бүләкләр тапшырылды – уеннарны һәм спорт инвентарьларын хәйрия нигезендә шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев бирде. Тернәкләндерү процедуралары аркасында бәйрәмдә катнаша алмаган балалар да бүләкләр алдылар.

Шулай ук бу көнне «Спорт хәрәкәте» оешмасы рәисе Ә. Галеев чара кунакларына төзелүче инклюзив шәһәрчек проектын тәкъдир итте, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бакчачылык хуҗалыгына һәм компьютер грамоталылыгына өйрәнә алачак, бу аларга киләчәктә эшкә урнашуда яки эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International