Зәйдә «Туган көнне яратып!» хәйрия акциясе узды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Һәр бала үзенең туган көнен түземсезлек белән көтә. Бу үзенчәлекле бәйрәм, чөнки балалар бүләкләр алып, яшьтәшләре белән уйнап кына калмый, ә кунакларның игътибар үзәгендә дә булалар.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт алучыларын туган көннәре белән котлау матур традициягә әверелде. Хәйрияче Гүзәл Хисмәтуллина белән берлектә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үзенчәлекле балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештыралар.

16 июнь көнне Зәй политехника көллияте волонтерлары белән берлектә социаль педагог һәм психолог яшь социаль хезмәт алучыны туган көне белән котладылар һәм аңа татлы бүләк – торт тапшырдылар. Бала сюрприздан бик күп уңай эмоцияләр алды, ә ата-ана кунакларга игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International