Министрлыкта Иҗтимагый совет утырышы узды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелгән иде:

- 2020 елда Министрлыкта монополиягә каршы законнар таләпләренә туры килүне эчке тәэмин итү системасын оештыру турындагы докладны раслау;

- финанс чараларын алучылар тарафыннан Министрлык биргән грантлар (субсидияләр) максатларын, тәртибен һәм алардан файдалану шартларын үтәү;

- 2014-2025 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасының «Уңайлы мохит» һәм «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программаларының 2020 елда гамәлгә ашырылган чаралары һәм «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 2021 елда планлаштырыла торган чаралар турында;

- о реализованных в 2020 году мероприятиях подпрограмм «Доступная среда» и «Формирование системы комплексной реабилитации и абилитации инвалидов, в том числе детей-инвалидов» госпрограммы «Социальная поддержка граждан Республики Татарстан» на 2014-2025 годы и планируемых в 2021 году в республике мероприятиях в рамках реализации госпрограммы «Доступная среда»;

- Министрлык ихтыяҗлары өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру;

- Татарстан Республикасында 2025 елга кадәр Өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чараларның республика планын үтәүнең барышы турында фикер алышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International