Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр Сабантуйны билгеләп үттеләр

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 11 июнь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узды. Чара социаль хезмәтләр алучыларның физик һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә генә түгел, ә милли бәйрәмнәр турында күзаллауларны киңәйтү, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга да юнәлдерелгән иде.

Өлкәннәр күңелле спорт ярышларында һәм уеннарда актив катнаштылар. Яшькә һәм сәламәтлек буенча чикләүләр булуга карамастан, барлык социаль хезмәт алучылар да үзләренең җитезлекләрен, зирәклеген, көчен һәм тизлеген күрсәттеләр. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр халык биюләре биеделәр һәм җырладылар.

Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International