Спас интернат-йортында җыр ансамбле чыгыш ясады

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре алдында «Күңелле компания» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Бәйрәм программасы Россия көненә багышланган иде.

Варвара Лисюк җитәкчелегендәге яшь артистлар чираттагы тапкыр саф һавада җыелучыларны дәртле җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр. Шулай ук социаль хезмәт алучылар музыкаль викторинада катнаштылар.

Ансамбльдә катнашучылар өлкән яшьтәгеләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чыгыш ясау, аларга шатлык һәм бәйрәм бүләк итү аларга бик ошавын сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International