Бүген Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сәламәтлек салават күпере» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Ул «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында үткәрелде.
Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты. Балаларга салават күперенең төрле төстәге юллары аша үтәргә һәм биремнәрне үтәргә тәкъдим ителде. Конкурслар музыкаль тукталышлар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында табышмаклар белән үрелеп барды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, спорт чаралары балаларда сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш формалаштыра, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә этәрә.