Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инде берничә ел гарденотерапия кабинеты эшли. Нәкъ менә биредә балалар табигый материаллардан мандалалар – данмалалар ясый.
Арт-терапия чаралары вакытында социаль хезмәт алучылар чәчәкләрдән, орлыклардан, чикләвектән һәм башка табигый материалдан картиналар ясыйлар. Мондый эш үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен бик мөһим. Ул уңай тәэсирләр бирә, куркудан башка тышкы мохиттә ориентлашырга өйрәтә, сенсор күнекмәләрен үстерә.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре Наталья Митягина һәм Анна Ахунова билгеләп үткәнчә, данмала- һәм гарденотерапия элементларын куллану уңай нәтиҗә бирә, чөнки бала үз хезмәтенең нәтиҗәсен ачык күрә.