Халыкның шәхси һәм социаль характердагы проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән психологик грамоталылыгын күтәрү, ышаныч телефоны турында мәгълүмат тарату максатыннан Менделеевск районы «Өмет яры» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече балигъ булмаганнар белән дәрес үткәрде. Чара 6 нчы социаль участокта узды.
Е. С. Медведева балаларга ярдәм хезмәтенең барлыкка килү тарихы һәм билгеләнеше турында сөйләде. Катнашучылар белән ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүнең уңай яклары турында сөйләштеләр: шалтырату аноним, бушлай, хезмәт тәүлек буе эшли, белгечләр профессиональ психологик ярдәм күрсәтә. Шулай ук белгеч балалар белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булган ситуацияләрне дә карады.
Очрашу ахырында балалар ышаныч телефоны номерын кәрәзле телефоннарына керттеләр, шулай ук хезмәт турында мәгълүмат язылган визиткалар алдылар.