Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина «Террорчылык – җәмгыятькә янау» дигән темага очрашу үткәрде. Балигъ булмаган балалар катнашында чара 5 нче социаль җирлектә узды.
Дәрес барышында балалар «террорчылык» төшенчәсе һәм аның күренешләре, игелек һәм толерантлык турында белделәр. Шулай ук балаларга террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү кирәклеге турында искәрттеләр. Очрашуда катнашучылар өчен белешмәлекләр дә әзерләнгән иде, анда террорчылык акты янаганда һәм аның вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган.