Россия көне алдыннан Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар патриотик юнәлештәге чарада катнаштылар.
Балалар дәүләт бәйрәме тарихы турында белделәр, ил символикасы – Россия гербы, флагы һәм гимны белән якыннанрак таныштылар. Бәйрәмдә тернәкләнү курсы узучы 23 бала һәм 5 ата-ана катнашты. Алар шулай ук ватаныбызның бөеклеге һәм матурлыгы турында сөйләүче видеороликлар карадылар, Россия турында шигырьләр, мәкальләр һәм җырлар искә төшерделәр.
Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, мондый чаралар тәрбияви әһәмияткә ия. Шулай балалар үз илеңне яратырга, рәхмәтле булырга һәм милли байлыкларның кадерен белергә өйрәнә.