Түбән Кама балаларын адаптив өстәл уеннары белән таныштыралар

2021 елның 11 июне, җомга

Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында 8 нче июньдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова һәм «Рубаха» АКБО вәкилләре «Олимп» дигән чара уздырдылар. Аның максаты катнашучыларны адаптив өстәл уеннары белән таныштыру, спортның бу төрләре белән кызыксынуны арттыру иде.

Әлеге чарада 23 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

«Рубаха» АКБО волонтерлары балаларны өстәл уеннары белән таныштырдылар, үтәргә кирәк булган авыр булмаган кагыйдәләр турында сөйләделәр. Аннары оештыручылар һәм балалар үз көчләрен төрле уеннарда сынап карадылар.

Чара катнашучыларның күзаллауларын киңәйтү һәм сәламәтлек өчен вакытны файдалы итеп үткәрү ысулы булып кына калмады, ә һәркемнең физик активлыгын арттыру өчен стимул да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International