Тукай районында балалар лагерендә тәрбияләнүчеләр белән шәхси чикләр турында сөйләштеләр

2021 елның 11 июне, җомга

Тукай муниципаль районының Татарстан бистәсендә балалар өчен мәктәп яны лагере эшли. 10 июнь көнне анда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре булып кайтты.

«Үз-үзеңә психолог» яшүсмерләр клубы программасы кысаларында учреждение психологы Ләйсән Насыйрова лагерьда тәрбияләнүчеләр белән «Шәхси чикләр» тренингы үткәрде. Әлеге чара балаларның үз чикләрен аңлауга, психологик куркынычсызлык күнекмәләрен үстерүгә, сәламәт шәхси чикләрне формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Тренинг барышында балалар үзләренең шәхси киңлекләренең чикләрен өйрәнделәр, күнегүләр башкардылар.

Дәрестә 27 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында 12 социаль хезмәт алучы да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International