«Шәфкать» үзәгендә яшүсмерләр белән профилактик чара үткәрделәр

2021 елның 11 июне, җомга

Террорчылык һәм экстремизмны, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында 10 июнь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «Интернетта фейкны ничек аерырга?» дигән чара үткәрделәр. Дәрестә 80нән артык балигъ булмаган бала катнашты.

Профилактик эш түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән: балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметү, социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны социаль-педагогик тернәкләндерү, яшүсмерләр арасында алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International