Зәйдә чираттагы эшсезләр төркеме һөнәри белем алуга кереште

2021 елның 11 июне, җомга

10 июнь көнне Зәй шәһәренең «Василек» балалар бакчасында эшсез гражданнарны һөнәри укыту башланды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча тыңлаучылар пешекчелек эшен үзләштерәчәкләр.

Һөнәри әзерлек курсының озынлыгы 320 академик сәгать тәшкил итә. Укуларны «Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесе оештыра.

Беренче дәрестә укуга керешкән гражданнар укыту программасы белән таныштылар, практика узу урыннары буенча бүленделәр, укытучыга һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Укулар тәмамлангач, эшсез гражданнарга тиешле квалификация һәм тиешле үрнәктәге документ биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International