Югары Ослан районында социаль хезмәткәрләр өчен бәйрәм оештырылды

2021 елның 11 июне, җомга

Кичә, 10 июнь көнне, республиканың Югары Ослан районында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова килгән иде.

Тантаналы чарада учреждениеләр белгечләренә һәм җитәкчеләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кунаклары өчен концерт номерлары оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International