9 июнь көнне Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Г. Р. Зиннәтова Олы Мәтәскә авыл җирлегендә консультация көне үткәрде. Чараның максаты – ерак торак пунктларда яшәүче балалары булган гаиләләр өчен социаль хезмәтләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү.
Авыл халкы 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар өчен түләү, социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу мәсьәләләре буенча консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук авыл җирлеге секретаре белән социаль участокта социаль хәл мониторингы үткәрелде.