10 нчы июньдә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга юнәлдерелгән эшсез гражданнар уку курсын уңышлы тәмамлады. Лениногорскилылар чәчтараш эшенең нечкәлекләренә төшенделәр.
Укулар Лениногорск шәһәренең «Нефтеавтоматика» өстәмә һөнәри белем бирү автоном учреждениесендә үткәрелде. Барлык тыңлаучыларга «Өченче разрядлы чәчтараш» дигән яңа квалификация, билгеләнгән үрнәктәге документлар бирелде.
