20 июнь көнне Казан шәһәрендәге Урицкий исемендәге паркта Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узачак. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасының «Союз отцов» РИО.
Бәйрәмдә һәркем катнаша ала. Керү ирекле.
Чараның программасы үз эченә ярышлар (йөгерү, баскетбол, футбол, шахмат, җәядән ату, противогаз кию), актерлык осталыгы һәм блогерлык буенча мастер-класслар, уеннар, квестлар ала.
9.00 сәгатьтән 15.50 сәгатькә кадәр яшүсмерләр өчен уен формасында комплекслы тренировка узачак. Балалар белән тәҗрибәле тренерлар, «Рожденный быть мужчиной» проекты инструкторлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, спецназ вәкилләре һ. б. эшләячәк.
12-16 яшьлек яшүсмерләр өчен спорт программасына түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: https://forms.gle/yKHjHYPERLINK.
Шулай ук ярышларда катнашучылар өчен төшке аш, истәлекле фотосессия, бүләкләр каралган.
Чараның расписаниесе:
10.00-11.00 – бәйрәмне ачу, мактаулы кунаклар чыгышы һәм республика әтиләрен бүләкләү тантанасы;
11.00-14.00 – җәйге фитнес, асфальтта рәсемнәр, конкурслар, мастер-класслар, велосипед ярышлары, социаль ярминкә;
11.00-15.30 – спорт-күңел ачу программасы;
15.30-16.00 – барлык катнашучыларны бүләкләү.
Барлык сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 987 183 93 14, (843)273-16-72 (Хабатулин Эмиль Ильяс улы). E-mail: emil.khabatulin@mail.ru.
Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
