Республика халкын гаилә флешмобында катнашырга чакыралар

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

20 июнь Әтиләр көне билгеләп үтелә. Андрей Первозванный фонды, җырчы Диана Гурцкая һәм танылган сәяхәтче, рәссам Федор Конюхов ярдәме белән, зур гаилә флешмобы ачып җибәрә. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.

Гаилә флешмобында катнашу шартлары:

1. 14 июньнән 20 июньгә кадәр Instagram, Facebook, Одноклассники яки ВК социаль челтәрендәге үз битеңдә әтиеңә багышланган рәсем, фото, видео яки текст урнаштырырга. Постны #деньотца2021 һәм #фондандреяпервозванного хэштегы белән билгеләргә;

2. Аккаунт ачык булырга тиеш;

3. Instagram өчен: катнашучыга @happymaterinstvo, @ bf_protek битләренә язылырга кирәк;

4. Үз язмаң астында ике дустыңны билгеләргә.

Флешмоб кысаларында бүләкләр уйнатылачак. Уен нәтиҗәләре турында мәгълүмат 23 июньдә @happymaterinstvo битендә, Андрей Первозванный Фондының ВК яки Facebook битләрендә урнаштырылачак.

Тулырак шартлар сайтта урнаштырылган: www.fap.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International