Лениногорск районында социаль тармакта 170 тән артык кеше хезмәт куя

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районының социаль тәэмин итү системасын 170 тән артык белгеч тәшкил итә. Алар арасында район социаль яклау бүлеге, Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, 26 нчы РМЯҮ филиалы, шулай ук «Долголетие» СЯҮ» АКБО һәм «Сила в детях» Хәйрия фонды хезмәткәрләре.

Социаль хезмәткәр көне уңаеннан алар өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В. В. Друк катнашында бәйрәм чарасы оештырылды. Иң яхшы хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International