8 нче июнь көнне «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Чистай муниципаль районының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һөнәри бәйрәмнәрен – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр.
Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворновна, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Каюмова, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре Светлана Сәхапова, Елена Четырчинская, Ирина Ерошина, тармак ветераннары Татьяна Шведчикова, Нина Усанова, социаль партнерлар Надежда Сергеева, Светлана Сударкина һәм Вера Белова-Реутина катнаштылар.
Тантаналы шартларда учреждение белгечләренә һәм җитәкчеләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. «Чистай» үзәге хезмәткәрләре бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы оештырдылар.