Лесхоз интернат-йортында бәйрәм чарасы узды

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

8 июнь көнне Саба муниципаль районында эш визиты белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова булып кайтты.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында министр урынбасары Социаль хезмәткәр көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәмгә шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин да килгән иде.

Интернат-йорт хезмәткәрләре көче белән бәйрәм концерты оештырылды. Шулай ук чара кысаларында Саба муниципаль районының социаль тармагы белгечләре ведомство бүләкләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International