«Гармония» үзәгендә ишегалды уеннарын популярлаштыралар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Адав-Толымбай авылындагы социаль участокта чираттагы чара уздырдылар. Мәктәп янындагы зур мәйданда балалар бик теләп ишегалды уеннары уйнадылар.

Күп кенә заманча балалар ишегалды уеннары кагыйдәләре белән таныш түгел икән. Шул ук вакытта, белгечләр сүзләренчә, балаларны ишегалды уеннарына җәлеп итү аларны аралашырга, командада эшләргә өйрәтә, физик күнекмәләрне үстерә.

Күңелле уеннардан соң комплекслы үзәк белгечләре яшь катнашучыларга җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, шулай ук балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Һәр бала белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International