8 нче июнь көнне Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча экспертлар советының чираттагы утырышы булып узды.
Чара барышында өч бизнес-план каралды. Комиссия торак һәм торак булмаган биналарны ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы кош-кортын үстерү өлкәсендә үз эшләрен ачарга теләгән ике эшсезнең бизнес-планнарын хуплады.
Утырыш кысаларында зәйлеләр салым инспекциясендә теркәлү һәм алга таба сайланган эшчәнлек буенча эшләү белән бәйле консультация алдылар. Салым органнарында теркәлгәннән соң, претендентлар бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме ала алачак.
Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан даими рәвештә гражданнарга эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү эше алып барыла. Тулырак мәгълүматны Зәй шәһәре, Нефтьчеләр пр., 37б йорт (2 кат, 8 кабинет) адресы буенча яки 8 (85558) 7-15-43 телефоны буенча алырга мөмкин.