Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес уздырды. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган биш бала катнашты.
Дәреснең мәгълүмати өлешендә катнашучылар Махсус Олимпиаданың нәрсә икәнен һәм анда кемнәр катнашканын белделәр. Алга таба балаларга үзләренә ошаган спорт төрен рәсемдә сурәтләргә һәм аның турында сөйләргә тәкъдим иттеләр. Чараның практик өлешендә балалар үзәкнең җәйге мәйданчыгында баскетбол һәм футбол уйнадылар.