«Веста» үзәге «Россиям – минем өем» дигән чара уздырды

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Россиям – минем өем» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 12 балигъ булмаган бала катнашты, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар.

Белгеч балаларга Россия Федерациясенең дәүләт символикасы, Россия көне тарихы турында сөйләде. Шулай ук дәрестә катнашучылар ил һәм республика гимннарының сүзләрен искә төшерделәр.

Алга таба яшь социаль хезмәт алучылар иҗади биремне үтәргә керештеләр: пластилиннан балалар Россия һәм Татарстан флаглары төшерелгән күләмле картиналар ясадылар.

Үткәрелгән дәрес кулларның вак моторикасын, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International